Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында мигрантлар интеграциясе һәм адаптациясе буенча фикер алыштылар

Дуслык йортында мигрантлар интеграциясе һәм адаптациясе буенча фикер алыштылар

admin 30.07.2020

(30 июль 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Хезмәт мигрантларын социаль адаптацияләүгә һәм интеграцияләүгә комплекслы якын килү моделе» дигән белем бирү семинары катнашучылары белән очрашу узды. (ВИДЕО)

Дуслык йорты директоры урынбасары Анастасия Исаева Россия төбәкләреннән килгән миграция сәясәте буенча 16 белгечкә экскурсия оештырды. Ул Ассамблея һәм Дуслык йорты, милли-мәдәни оешмалар, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшчәнлеге турында сөйләде.

Алга таба белгечләр Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары, Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов белән очраштылар. Очрашу барышында милли-мәдәни оешмаларның ватандашлары (хезмәт мигрантлары, чит ил студентлары) белән аралашу һәм эшләү үзенчәлекләре, Ассамблеянең муниципаль районнар белән хезмәттәшлек алымнарына кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышу булды.

Белешмә өчен, Казанда «Хезмәт мигрантларын социаль адаптацияләүгә һәм интеграцияләүгә комплекслы якын килү моделе» дигән белем бирү семинары 28 июль көнне башланып китте.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57