(10 декабрь, 2015 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында чит ил гражданнары арасында хокук бозу профилактикасы буенча эш группасының утырышы узды. Ул Казан шәһәрендә гражданлык килешүен ныгыту муниципаль программасы кысаларында оештырылды.
Утырышта ТР дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, Казан шәһәренең башкарма комитеты структура бүлекчәләре җитәкчеләре, Казан шәһәренең районнары җитәкчеләре урынбасарлары, руханилар, югары уку йортлары, милли-мәдәни берләшмәләр һәм Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкилләре катнашты.
“Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне саклау проблемасының, бигерәк тә дөньяда барган хәлләрдән соң, актуальлеге тагын да арта. Без балаларның, яшьләрнең, студентларның нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен белеп торырга тиеш. Алар мәдәният, спорт белән кызыксыннар, патриотлык рухында тәрбияләнсеннәр. Шул вакытта гына шикле оешмалар, берләшмәләргә иярергә аларның вакытлары да, кызыксынулары да булмаячак”, — дип ассызыклады социаль сораулар буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталья Гречанникова.
Эш барышында барлыгы 6 доклад тыңланылды. Чыгыш ясаучылар Казанда 2015 елга караган милләрара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрдәге конфликтлар, Татарстандагы мигрантлар хәле турында сөйләделәр, яшьләрне патриотлык рухында тәрбияләү, чит ил студентлары белән эшләү, ТР мөселманнарның Диния нәзарәте эшчәнлеге буенча нотык тоттылар.
“Террорчылыкка каршы көрәшнең ысулы – ул, иң беренче чиратта, социаль институтларны ныгыту. Гаиләдә балалар иманга, патриотлыкка, буыннары тарихын өйрәнәләр”, — дип сөйләде ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм Хәйруллин.
Утырышка йомгак ясап, чыгышларда яңгыраганнарның барысын да исәпкә алырга һәм кирәк очракта Казан районнарында конфликтлы ситуацияләрне җайлау буенча комиссия төзү карарына килделәр.
Исегезгә төшерәбез, координация советының беренче очрашуы 2015 елның март аенда үтте. Анда милләтара һәм конфессияара килешүне саклауда кирәк булган шартлар белән тәэмин итү эшен карадылар. Әлеге эш “Казан шәһәрендә гражданлык килешүен ныгыту (2014-2018 ел)” муниципаль программасы кысаларында үтә.
Диләрә Батршина,
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге