Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында милли киемле курчаклар күргәзмәсе ачылды

Дуслык йортында милли киемле курчаклар күргәзмәсе ачылды

admin 27.09.2019

(27 сентябрь 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «HERITAGE» милли кием конкурсы курчаклары күргәзмәсе ачылды. Анда Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләре осталары эшләре тәкъдим ителгән.

IMG_0631

Әлеге күргәзмә белән беррәттән Казанда «Бакый Урманчы» фильмы күрсәтеләчәк һәм «Татарстан. Бергә яшәү сәнгате» авторлык күргәзмәсе ачылачак. Дуслык йортында тәкъдим ителгән барлык эшләр дә конкурста катнаша, аларның авторлары – профессиональ дизайнерлар һәм һәвәскәрләр.

Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова күргәзмә ачылышында, милли киемне тәкъдим итү Дуслык йортының төп эш юнәлешләренең берсе, дип атады. Ул конкурста катнашучыларга уңышлар теләде һәм киләсе хезмәттәшлеккә ышанычын белдерде.

Конкурсның жюри әгъзасы, танылган дизайнер Катя Борисова, милли кием халык белән бергә яши һәм үсә, дип сөйләде.

«Ул (милли кием — ред.) яши, ул һәрвакыт кызыксыну уята. Дөньядагы 99,9 процент дизайнерлар, кайда эшләүләренә карамастан, теге яки бу этностан идеяләр алалар. Чөнки этнос — һәрвакыт идеяләр биреп торучы тулаем җанлы структура», — дип әйтте ул.

IMG_0683

Күргәзмә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында 29 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Керү ирекле.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Түбән Новгородта «Радуга России» Бөтенроссия этнофорум-фестиваль узды
Далее: Дуслык йортында «Нулгур» эвен милли ансамбле концерты узачак

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57