(1 июль 2021) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында «Мәгариф өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлек: торышы, проблемалары, перспективалары» темасына семинар-киңәшмәнең пленар утырышы узды. (ФОТО)
Семинар-киңәшмә милли мәгариф кураторлары, татар телендә белем бирүче һәм татар телен өйрәнүче мәгариф оешмалары җитәкчеләре, Россия төбәкләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән үткәрелә.
Семинар-киңәшмә эшендә ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Россиянең 24 төбәгеннән 150 делегат, төгәлрәк РФ субъектларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары, иҗтимагый һәм фәнни оешмалар җитәкчеләре, ТР Фәннәр академиясе, ТР Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша.
Программа нигезендә секциянең гамәли өлешендә өч төркем белән Татарстанның Арча районы мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрен барып күрү каралган. Шулай ук Арча районында Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музей комплексында булу планлаштырылган.
1 июльдә ТР Халыклар Дуслыгы йортының концертлар залында ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында пленар утырыш узды. Утырышта РФ Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин катнашты.
Пленар утырыш кысаларында Россия Федерациясе субъектларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телен өйрәнүче һәм татар телендә белем бирүче мәгариф оешмалары җитәкчеләрен тантаналы бүләкләү булды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге