(29 ноябрь 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессияара мәсьәләләр буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. (ФОТО)
Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев рәислеге астында узды. Көн тәртибенә өч мәсьәлә куелган иде: Татарстанда дәүләт милли сәясәтен чынга ашыру буенча 2019 елда дәүләт программасын үтәүнең кайбер нәтиҗәләре, милли сәясәт өлкәсендәге мәгълүмати эшне камилләштерү, дәүләт программасына үзгәрешләр кертү.
ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин үз чыгышында 2019 елда барлыгы 70 чара үткәнлеге турында әйтте. Үз чиратында Васил Шәйхразиев министрлыклар һәм ведомстволарны 20 декабрьгә кадәр чаралар планын тулысынча үтәргә һәм финанс хисабын ябарга чакырды.
Заманча алымнар һәм Россия төбәкләрендәге хезмәттәшләр тәҗрибәсен өйрәнү турында Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары — Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов һәм Пушкин исемендәге Мәдәни үзәкнең мәгълүмати проектлар координаторы Вячеслав Иванчук сөйләде.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге