(3 декабрь, 2016 ел) Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында КФУның Балалар университеты укучылары өчен Дуслык һәм татулык дәресе узды. ТР Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева дәреснең хөрмәтле кунагы булды. (ФОТО)
Гадәттә, «Дуслык һәм татулык дәресләре» проекты Казан мәктәпләренең 7 сыйныф укучылары өчен оештырыла. Бу юлы чарага килүчеләрнең яшь аермалыклары төрле булды. Әмма аларның һәрберсе фикер алышуда актив катнашты һәм яхшы белемен күрсәтте.
«Балалар университеты» проекты 2011 елдан эшли, һәм бүгенге көндә анда 1500 дән артык бала теркәлгән. Лекцияләр якшәмбе көннәрендә һәм мәктәп каникуллары вакытында уза. Проектның төп максаты — балаларга фәннең авыр гына түгел, ә кызыклы икәнлеген дә төшедерү.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге