Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында Нәүрүзнең Татарстандагы тарихы һәм гореф-гадәтләре турында фикер алыштылар

Дуслык йортында Нәүрүзнең Татарстандагы тарихы һәм гореф-гадәтләре турында фикер алыштылар

admin 03.03.2020

(3 март 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Нәүрүз бәйрәме: социаль тәҗрибәне аккумуляцияләү» методик семинары узды. Чарада бәйрәмнең тарихы һәм заманча гореф-гадәтләре,  язгы көн белән төн тигезләшүне бәйрәм итүдә татар гореф-гадәтләренең урыны мәсьәләләре каралды.

Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни автономияләре вәкилләре үз туган якларында Нәүрүзне үткәрү йолалары турында сөйләделәр һәм Татарстан Республикасында Нәүрүзне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Очрашуга республика муниципаль районнары вәкилләре дә чакырулы иде.

IMG_5570

Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары — Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов Казан шәһәрендә 2014 елдан бирле республика хакимияте ярдәме белән оештырылучы төрки һәм иран халыкларының «Нәүрүз» бәйрәме турында сөйләде.  2014 елда чарада тәүге тапкыр Нәүрүзне бәйрәм итүче барлык милли община вәкилләре катнашуын әйтеп үтте ул.

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең бүлек мөдире, тарих фәннәре кандидаты Гөлназ Латыйпова Нәүрүзнең Татарстан территориясе буенча тарихын, археологик һәм башка мәгълүматларны җиткерде.

Бәйрәмне уздыруда татар гореф-гадәтләренең урыны һәм фольклор белән Казан дәүләт мәдәният институтының кафедра мөөдире, профессор, педагогия фәннәре кандидаты Алсу Еникеева таныштырды. Шулай ук ук «Карга боткасы» бәйрәме турында фильм тәкъдим итте.

IMG_5624

 Татарстан казахлары һәм үзбәкләре милли-мәдәни автономияләре рәисләре Сәгыйт Җаксыбаев һәм Абдуманоб Абдусатаров, Татарстан таджикларының милли-мәдәни автономиясе акивисты, Яшьләр Ассамблеясе рәисе урынбасары Амриддин Камолов үз туган якларында Нәүрүзне бәйрәм итү гореф-гадәтләре белән уртаклаштылар. Татарстанда Нәүрүзне уздыру — чит ил студентларына яңа җирлеккә җайлашуда мөһим инструмент, дип өстәде Амриддин Камолов.

IMG_5634

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57