(29 сентябрь 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Камчатка крае Эссо авылының «Нулгур» эвен милли ансамбле концерт программасын тәкъдим итәчәк.
Эвеннар (искечә – ламутлар) — Россия Федерациясендәге себер тунгус-маньчжур халкы. Алар локаль төркемнәр булып Якутия, Магадан өлкәсе, Чукотка һәм Корякский автономияле округларында, Камчатка крае һәм Хабаровск краеның Охотский районында яшиләр. Гомуми халкы — якынча 20 мең кеше.
Эссо авылының «Нулгур» эвен ансамбле — иҗаты Камчатканың төп халыклары (эвен, коряк, чукча, алеут һ.б.) гореф-гадәрләренә нигезләнгән үзенчәлекле төркем.
Башлана 18:00 сәгатьтә.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге