(23 сентябрь 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында ТР прокуроры Илдус Нәфиков һәм ТР баш суд приставы Әнвәр Закиров дүрт сәгать дәвамында гражданнарны кабул итте. (ФОТО)
Аларга өч дистәдән артык кеше төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте: алиментлар түләү, пенсия һәм торак-коммуниаль хуҗалык хезмәте буенча мәсьәләләр һәм башкалар.
Гражданнар тарафыннан бирелгән барлык сораулар да каралды, алар буенча тиешле йөкләмәләр бирелде. Кайбер очракларда тикшерү өчен билгеле бер адрес буенча бару да оештырылды.
Исегезгә төшерәбез, гражданнарның төрле ведомство вәкилләреннән ярдәм яки консультация алү мөмкинлеген тудырган мондый чараларны оештыру өчен Дуслык йорты даими рәвештә мәйданчык булып тора.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге