Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында «Пушкин картасы» кысаларында яңа проект старт алды

Дуслык йортында «Пушкин картасы» кысаларында яңа проект старт алды

admin 29.09.2021

(29 сентябрь 2021) «Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «яБерега — Ярлар» дип аталган күп милләтле концерт үтте.

Концерт программасы милли иҗат коллективлары чыгышына, интерактив һәм призларга бай булды. Сәхнәдә «Мирас» инструменталь ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Татарстан Республикасының атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин); татар эстрадасы артисты, теле-радио-алып баручы, «ТМТV» премиясе лауреаты Гөлназ Шәрипҗанова; Татарстан Республикасының атказанган артисты Марсель Вәгыйзов; Татарстан Республикасының атказанган артисты Марина Карпова; «Kavkaz Style» бию ансамбле (сәнгать җитәкчесе – «Танцы на ТНТ» телевизион тамашасында катнашучысы Сираж Джавадбәков); рус җырларын башкаручы Мария Кибаева; «Лай мардеж» мари ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Марина Тимофеева); удмурт җырларын башкаручы Марина Матвеева; «Өмет» чуаш триосы (сәнгать җитәкчесе – Анжелика Еремеева); тумышы белән Конго Республикасыннан булган татар эстрадасы артисты, 5 телдә җырлар башкаручы Оливер Мукенди; «Сантош» һинд бию коллективы (сәнгать җитәкчесе – Гөлнара Гатауллина) һәм башкалар.

Тамашачылар төрле халыкларның уникаль мәдәнияте, гореф-гадәтләре үрнәкләрен күрә алды.

Концерт ике фортамма — офлайн һәм Дуслык йортының Вконтакте аккаунтында онлайн узды. Концерт программасын килеп күрә алмаучылар чараның видео-трансляция язмасын карый алалар.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57