Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык Йортында “Радуга” – “Салават күпере” фестиваленең Гала-концерты үтте

Дуслык Йортында “Радуга” – “Салават күпере” фестиваленең Гала-концерты үтте

admin 17.04.2016

(17 апреля 2016) Татарстан халыклары Дуслык Йортында “Салават күпере” IV Республикакүләм балалар һәм яшьүсмерләр фестиваленең Гала-концерты узды. Әлеге чара бер сәхнәдә төрле милләт балаларын җыйды (ФОТО).

IMG_5654

Зона сайлап алу турларын узгып, Казанга, “Салават күпере” фестиваленең Гала-концертына үзенчәлекле номерлары белән иң талантлы һәм актив балалар җыелды. Татарстан халыклары Дуслык Йорты сәхнәсендә Норлат, Чүпрәле, Буа, Питрәч, Чистай, Лениногорск, Менделеевск районнары һәм Казан шәһәренең яшь талантлары чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева, Татарстан халыклары Ассамблеясының башкарма комитеты рәисе Николай Владимиров, ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары Дуслык Йорты директоры Ирек Шәрпов һәм ТР Мәдәният министрлыгы төбәкара һәм милләтара хезмәттәшлек, күргәзмә эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Резеда Корчагина концертның хөрмәтле кунаклары иделәр.

IMG_5146

Фестивальне ачып, Татарстан халыклары Дуслык Йорты директоры Ирек Шәрипов әлеге чараның зур бәйрәм булуын әйтте.

“Салават күпере” фестивале яшь талантларга юл ача. Балаларыбызга уңыш елмаю, җир йөзендә халыклар арасында дуслык һәм татулык хөкемсөрү бик мөһим бит. Бу фестиваль башка милләтләрнең үзенчәлекләрен һәм мәдәниятен аңлаучы яңа кешеләрне барлыкка китерә”, — дип сөйләде ул.

IMG_5525

Күпмилләтле концерт программасына татар, рус, чуаш, төркмән, украин, әзербайҗан, еврей, керәшен, әрмән, грузин, дагыстан һәм мари халыклары мәдәниятын чагылдырган чыгышлар тупланган иде.

“Салават күпере” фестиваленең Гала-концертында катнашучыларның һәрберсенә лауреат дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

IMG_5828

Фестивальне оештыручылар – ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты, фестивальнең режиссеры – аккомпаниатор-концертмейстер, ТР атказанган артисты Нәҗип Бәдретдинов.

IMG_5760

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Казанда Г.Тукайның юбилеена багышланган чаралар узачак
Далее: Иң зур байлыгыбыз – халыклар дуслыгы

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57