(17 июль 2020) Мәскәүдән «Россия 24» каналының төшерү төркеме Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Татар АССР төзелүгә 100 тулуга багышланган фильмны әзерләү эшләрен алып барды.
54 минут барачак фильм республика тарихы һәм аның бүгенге торышы турында сөйләячәк.
Дуслык йортында төшерү төркеме Татарстан халыклары Ассамблеясе милли-мәдәни автономияләре иҗат коллективлары һәм аерым башкаручыларының репетицияләрен төшерде.
Моннан тыш журналистлар Халыклар дуслыгы йорты директоры, Ассамблея Советы рәисе урынбасары Ирек Шәрипов һәм Ассамблея Советы башкарма комитеты җитәкчесе, Ассамблея Советы рәисе урынбасары Константин Яковлев, милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре белән әңгәмә оештырдылар.
Төшерү эшләре Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе бүлмәләрендә дә алып барылды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге