(27 май 2020) Татар АССР төзелүгә 100-тулу уңаеннан оештырылган ТР Рәссамнар союзы эшләре күргәзмәсе ачылышы Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында онлайн режимда үтте.
Күргәзмәдә төрле техника һәм стильдә башкарылган 70кә якын эш тәкъдим ителгән. Аларның барысы да диярлек тәүге тапкыр куела. Авторлары – ТР Рәссамнар союзы әгъзалары, Россия төбәкләреннән (шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Чуаш Республикасы, Башкортостан Республикасы) 50дән артык рәссам.
Күргәзмәне ачу тантанасының туры эфирын һәм күргәзмә турында видеотасманы Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йортының Инстаграмдагы аккаунтында карарга мөмкин /@domdruzhby.tat/.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге