(16 сентябрь 2020) 26 сентябрь көнне Татарстанның Халыклар дуслыгы йоры «Татарча диктант» татар телендә белемне тикшерү буенча Халыкара белем бирү акциясен үткәрүдә бер мәйданчык булачак.
Акциянең максаты – грамоталы дөрес язуга, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны үзлектән тикшерү, татар теле укытучыларын һәм филологларын популярлаштыру.
Диктант бердәм көнне барлык Россия Федерациясе субъектлары, чит ил һәм Татарстан Республикасы районнарында үтәчәк. Быел диктантны өйдән чыкмыча гына язу мөмкинлеге дә каралган – туры онлайн-трансляция оештырылачак.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге