Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык Йортында Татарстан халыклары милли ашлары тәкъдим ителәчәк

Дуслык Йортында Татарстан халыклары милли ашлары тәкъдим ителәчәк

admin 21.09.2016

(21 сентябрь, 2016 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында «Татарстан халыклары милли ашлары» конкурс-фестивале үтәчәк. Жюри татар, рус, мордва, чуаш, мари, болгар, башкорт һәм удмурт халыклары тәм-томнарын бәялиячәк.

«Пешерү осталыгы» классында катнашучылар үз милләтләренә хас булган ризыкларны тәкъдим итәчәк. Моннан тыш «Арт-класс» номинациясе дә каралган. Биредә азык-төлектән ясалган сәнгать эшләнмәләрен күрергә мөмкин булачак.

Конкурс-фестивальне ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясы, Мәдәният һәм диалог үзәге, Халыкара сервис көллияте оештыра.

Конкурсның җиңүчеләрен котлау тантанасы 22 сентябрь көнне 16:00 сәгатьтә Татарстан халыклары Дуслык Йортының тамаша залында узачак. Исегезгә төшерәбез, әлеге конкурс-фестиваль икенче тапкыр үтә. Узган елгы нәтиҗәләр буенча конкурста 1 урынга рус тәм-томнары лаек булды, икенче урынга — әзербайҗан һәм 3 урынга — керәшен аш-суы. Тамашачылар мәхәббәтен төркмән ризыклары яулады.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Россия төбәкләрендә татар телен укыта торган оешмаларга яңа методик проект тәкъдим ителде
Далее: Фәнзилә Җәүһәрова: “Түгәрәк уен”ның ел саен географиясе киңәя

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57