(2 декабрь, 2016 ел) Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында «Татарстан халыклары әкиятләре»/ «Сказки народов Татарстана» исемле яңа китапны тәкъдим итү чарасы узды. Басманы әзерләүгә Татарстан халыклары Ассамблеясенә кергән милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре дә үз өлешен кертте. (ФОТО)
Китап төрле халыкларның 37 әкиятен үз эченә алган. Әкиятләрнең кайберләре беренче тапкыр рус һәм татар теленә тәрҗемә ителгән.
Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, Татарстан халыклары Ассамблеясенә керүче милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре әлеге китапны тудыру проектында актив катнаштылар. Һәр автономия вәкиле нәшрият тарафыннан тәкъдим ителгән 3әр әкиятнең китап өчен иң кулай дип тапкан берсен сайлаган яки үз вариантын әйткән.
«Без, мисалга, «Нончык-патыр» әкиятен тәкъдим иттек, — дип сөйләде Казандагы марилар автономиясе җитәкчесе Людмила Мусихина. — Ул тырыш һәм үҗәт кешенең барына да ирешә алуы турында. Балалар тәрбия бирү ягыннан ул бик дйрес әкият».
Китаптагы барлык текстларны да рус һәм татар теленә проектның иҗади ягы өчен җаваплы булган балалар редакциясе мөдире Айсылу Галиәхмәтова тәрҗемә иткән.
«Миңа «Йортыбыз — Татарстан» журналы бик ошый, — дип сөйләде Айсылу Галиәхмәтова. — «Татарстан халыклары әкиятләре» китабын тудыру идеясе нәкъ менә шул журналдан башланды. Аның өстендә без узган елның декабрь аеннан эшли башладык. Моның өчен миңа 34 халыкның фольклоры белән танышырга туры килде. Июль аенда без Татарстан халыклары Ассамблеясе белән эшли башладык. Һәр халыкның нечкәлекләрен тоеп бетерү мөмкин түгел, шуңа күрә без бергәләп әкиятләр сайладык, текстлар өстендә эшләдек, төзәттек. Шуңа күрә әлеге китап — зур коллектив хезмәте нәтиҗәсе».
Кайбер әкиятләр тәүге тапкыр рус һәм татар теленә тәрҗемә ителнәннәр. Мисалга, төрек, әзербайҗан һәм кыргыз әкиятләре текстлары башта татар теленә, аннан соң рус теленә тәрҗемә ителгән.
Китаптагы иллюстрацияләрне танылган рәссамнар эшләгән: Рушан Шәмсетдинов, Алсу Тимергалина, Айсылу Гәрипова, Булат Гыйльфанов, светлана Ибраһимова, Фәридә Ризаева, Илдус Азимов. Иллюстраторларның берсе Рушан Шәмсетдинов әйтүенчә, халыкларның тарихын, материаль мәдәниятын белмичә торып дәрәҗәле продукт тудырып булмый.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов китапны уникаль продукт дип бәяләде.
«Әгәр дә йөзләрчә еллар дәвамында әти-әниләр үз балаларына нәкъ менә әлеге әкиятләрне сайлап сөйләгәннәр икән, димәк бу әкиятләр яхшы тәрбия бирергә сәләтле», — дип сөйләде Ирек Шәрипов.
Китап сатуга чыгарылган. Аны Татар китап нәшрияты кибетләрендә сатып алырга яки Интернет-кибеттән алдыртырга мөмкин. Федераль грант ярдәме нигезендә китапның бәясе төшерелгән, ул 390 сум тора. Шулай ук китапның бушлай онлайн-версиясе дә чыгарылачак.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге