Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында Татарстан халыклары кинофестивале ачылышы узды

Дуслык йортында Татарстан халыклары кинофестивале ачылышы узды

admin 21.02.2021

(21 февраль 2021) Халыкара туган тел көнендә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында республика халыкларының «Панорама» кинофестивален ачу тантанасы узды. (ВИДЕО)

 

IMG_1222

Чараны ачып, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлау хатын укыды.

«Татарстан халыклары телләрендәге фильмнарны күрсәтү, иҗади программалар, сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар республикабыз халкына һәм кунакларына күпмилләтле мәдәният белән танышу мөмкинлеген бирәчәк, халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга һәм кинематографияне үстерүгә ярдәм итәчәк.

Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының республиканың мәдәни тормышын яңа һәм кызыклы проектлар белән баетуы куандыра. «Панорама» кинофестивале дә матур традициягә әверелсен һәм мәдәни күптөрлелекне һәм күптеллелекне саклап калуга ярдәм итсен», — дип билгеләп үтелде адреста.

Чыгышы ахырында Айрат Зарипов проектка «Хәерле юл» дип уңышлар теләде.

Милли кинематограф һәм аның сюжетлары турында Татарстан Республикасы Кинематографистлар берлеге рәисе урынбасары Мансур Гыйләҗев сөйләде.

Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, бүген ике зур хәрәкәтнең кушылуын күзәтәбез: бөтен республиканың милли-мәдәни автономияләрен берләштерүче Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм төрле халыкларның кинематографистлары.

«Әйдәгез, бергәләп эшлик. Республика тормышын тагын да баетыйк һәм кызыклы итик», — диде ул.

«Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова да, үз чыгышын «Әйдәгез, йортлар белән дус булыйк» дип башлап, проектның алга таба үсешенә өметен белдерде. Ул кинофестивальне үткәрү идеясе турында сөйләде һәм аның дөньяда иң гуманлы кино фестивальләренең берсе булуын ассызыклады, чөнки ул кешегә туган мәдәнияткә, туган кинематографиягә тарихи ватаннан читтә дә торып та якын булырга мөмкинлек бирә.

Кинофестивальне ачу өчен концерт программасын Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты артистлары һәм коллективлары әзерләгән иде.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57