(26 август 2019) Халыклар дуслыгы йортының «Дуслык» галереясендә 29 нчы август көнне Татарстан Республикасы рәссамнар Союзы күргәзмәсе ачыла. Чара Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көннәренә багышлана. Күргәзмә темасы — «Иң әйбәт һөнәр – минеке».
Моннан тыш чара WorldSkills 2019 Дөньякүләм һөнәри осталык буенча чемпионатка багышлана.
«Владимир Маяковскийның «барлык эшләр дә әйбәт, теләгәнен сайла!» дигән канатлы сүзләре күргәзмә экспозициясенә тулаем килешә. Эшче, язучы, нефтьче, коткаручы, көтүче, композитор, космонавт — һәр рәссамның үз герое. Бик үзенчәлеклеләре дә — клоун һәм и шут, бик экстремаль булганнары да бар — поляр круг арты рәссамнары. Ә барыбыз бергә ул без – зур илдә яшәүчеләр», — дип сөйләделәр оештыручылар.
Экспозициягә Татарстан рәссамнарының кырыктан артык живопислы һәм график эшләре керәчәк. Ачылу тантанасы 29 август көнне 16:00 сәгатьтә.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге