(8 июль 2020) ТР Атказанган артисты, «Алтын» мәктәп-студиясе сәнгать җитәкчесе Гөлнара Гыймаева Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Төньяк халыклары биюе буенча мастер-класс үткәрде. (ВИДЕО)
Төньяк халыкларының традицион хореографиясе XX гасыр башына кадәр этнографиядә бөтенләй өйрәнелмәгән булган. Бүгенге көндә ул берничә этапта өйрәнелгән. Төньяк халыкларының һәрберсендә шигъри образлылык, билгеләр, бию культурасы, халык җыры, музыка культурасы белән баетылган борыңгы мифологияне очратырга мөмкин.
Төньяк биюе – уникаль һәм борыңгы, үзешчән һәм үзенчәлекле. Кешеләр дөньясы белән табигать кушылган төньяк цивилизация мәдәнияткә хайваннар һәм кошлардан үзләштерелгән һәм гаҗәеп пластикага ия булган бию бүләк иткән.
Мастер-класс барышында Гөлнара Гыймаева «Төньяк сюита» дип аталган ияртүле бию күрсәтте. Аның куелышында төньякның төрле халыклары материаллары кулланылган: табигать белән бергәлек хисе хөкемсөргән традицион дөньяви караш, яшәү рәвеше, традицион хуҗалык төрләре. Әлеге биюнең идеясе – Төньякның аз санлы халыклары бию культурасын саклау. Биюнең максаты — кошлар дөньясын һәм аларның мөнәсәбәтләрен күрсәтү.
«Төньяк сюита» номеры өсткендә эшләгәндә, төньяк халыклары, аларның көнкүреше, яшәү рәвеше, бию культурасы турында күп нәрсәләр белдем. Әлеге теманы алгач, төньяк чите халыклары мәдәниятен, көнкүрешен һәм гореф-гадәтләрен белү мөһим булуын аңладым. Безнең заманда күп кенә йолалар һәм гореф-гадәтләр онытылган. Шуңа күрә, безнең фикеребезчә, халык иҗатына сакчыл караш, сәхнә биюләре куелышында аны эшкәртү һәм куллану гына уңышка китерә ала», — дип сөйләде Гөлнара Гыймаева.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге