Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык Йортында Төркмәнстан бәйсезлеге көнен бәйрәм иттеләр

Дуслык Йортында Төркмәнстан бәйсезлеге көнен бәйрәм иттеләр

admin 30.10.2015

(29 октябрь, 2015 ел) Татарстандагы төркмәннәрнең милли-мәдәни автономиясе дәүләт бәйрәмен үткәрде – Төркмәнстан бәйсезлеге көне. Тантаналы кичә Татарстан халыклары Дуслык Йортында узды. (ФОТО)IMG_6120-e1446126551634

Программа ТР төркмәннәре ММА рәисе Вепа Нурсахатов һәм Татарстан халыклары Ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимировның сәламләү сүзе белән башланды.

Кичәгә Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консулы Мохсена Фагани, Төркия Республикасы Генераль консуллыгының Казандагы вице-консулы Маджит Мехмет, ТР Шахмат Федерациясе вице-президенты Наркиз Сайфутдинов, шулай ук Казан мэриясенең шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Альберт Салихов чакырулы иде.

IMG_6095-e1446126576150

Кичәнең программасы музыкаль номерлар, җырлар, милли биюләргә бай булды. Яшьләр әзерләгән концерт программасында диаспораның активистлары һәм әгъзалары катнашты. Сейил Мурадов һәм Арслан Аширов милли җырлар башкардылар, Сарык Сарыков юмористик номер күрсәтте, Арсений Петров, Дженет Хыдырова һәм Сейил Мурадов милли уен коралы көйләренә кушылып, халык җырын җырладылар. Әмма концертның иң үзенчәлекле катнашучылары – алып баручылар Хан һәм Байры булдылар. Үзләренең энергияләре һәм сценарий оригинальлеге белән алар тамашачыларга күтәренке кәеф һәм күңелле ял бүләк иттеләр.

ТР төркмәннәре ММА рәисе Вепа Нурсахатов сүзләренә караганда, Төркмәнстанның бәйсезлеге көнен билгеләп үтү община өчен бик мөһим чара, чөнки бу – туган якны искә алу. Мондый чараларны оештыру нәтиҗәсендә община тагын да ныгый.

Русалина Гайнатулина,
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57