Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында туган тел онлайн-курслары дәвам итә

Дуслык йортында туган тел онлайн-курслары дәвам итә

admin 24.08.2020

(24 август 2020) Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йортының социаль челтәрләрендә төрек теле буенча икенче дәрес үтте. Аны Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укытучысы Энҗе Мәхмүтова үткәрде.

Башта беренче дәрестә үткән материал буенча кабатлау булды: укучылар укытучының сорауларына онлайн рәвештә җавап бирде.

WhatsApp Image 2020-08-24 at 16.23.10 (1)

Алга таба яңа тема үтелде: укучылар, Төркиядә булган очракта, аралашу өчен файдалы булган сүзләр, сүзтезмәләр белән таныштылар. Гадәти сәламләүдән тыш, сәламәтлек теләү, рәхмәт белдерү һәм башкаларны аңлаткан фразалар өйрәнелде.

Дәрес ахырына таба укучылар төрекчә санауны өйрәнүне дәвам итте.

WhatsApp Image 2020-08-24 at 16.23.10

Телне яңа өйрәнә башлаучылар өчен оештырылагн мондый онлайн дәресләр һәр атна саен Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йортының Инстаграм һәм Вконтакте аккаунтларында үтәчәк. Туры эфирга кушыла алмаганнар өчен социаль челтәрләрдә беренче ике дәреснең видеосы куерган. Шунда ук дәрес буенча өстәмә материал да урнаштырылачак.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57