(22 июль 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты социаль челтәрләрендә туры эфирда Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе активисты Куахо Рафаэль Барнабе Ако Африка биюе буенча мастер-класс үткәрде.
Африка биюен дөньядагы иң борыңгы хореография формасы дип атарга мөмкин. Африка кабиләләрендә балаларны кече яшьтән үк әле дә булса этник биюләргә өйрәтәләр. Ә иң кызыгы шунда, Африка традицион биюе әлеге континенттан бик ерак җирләргә таралган һәм бөтен дөнья буйлап беркемне дә битараф калдырмый.
Мастер-классны алып барган Рафаэль Барнабе әйтүенчә, Африка биючеләре тәннәрен идеаль рәвештә контрольдә тоталар, берьюлы берничә хәрәкәт башкаралар:
«Африка биюе дәрт һәм хәрәкәт белән тулы. Ул тән теленә нигезләнә һәм хис-кичерешләрне сурәтли. Үз-үзеңне шулай ачу үзеңне, тәнеңне һәм әйләнә-тирә дөньяны аңларга ярдәм итә».
Көнбатыш биюләреннән аерылмалы буларак, Африка биюенең үзенчәлекләре дә бар. Беренчедән, Африка биюен башкаручының пары юк (һәрхәлдә, катнаш парлар «ир-ат-хатын-кыз»). Аның каравы, күп кенә биюләрдә төркемле чыгышлар җенси яктан бүленгән: ир-атлар хатын-кызлар өчен бии һәм киресенчә. Чынлыкта, теләсә кайсы яшь категориясе вәкиле өчен аерым бию бар. Бу җенси яктан да, төркем ягыннан да кабилә ролен ныгытуда булыша.
Икенчедән, традицион Африка биюенең үз хәрәкәтләр характеры бар. Африка биючеләре бик еш тәннәренең аерым өлешләрен хәрәкәтсез тота һәм алар белән төрле ритмда селкенә ала. Мисалга, бию вакытында биюченең тәне ике яки өч ритмда селкенә. Мондый идеаль үзконтроль еш кына сугу, сикерү, корал белән тиз-тиз селтәнү кебек кискен хәрәкәтләр белән баетыла.
Туры эфирны алып бару вакытында Рафаэль Барнабе тамашачыларны нәкъ менә әлеге үзенчәлекләр белән таныштырды, 8 төрле хәрәкәт күрсәтте һәм аларны бер биюгә җыйды. Биюче сүләренә караганда, африкалылар бию һәм музыканың килеп чыгышын мистика белән бәйли, аларны начар көчләрне куа алырга һәм кешегә табигатьне йөгәнләүдә булышырга сәләтле дип саный.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, бию, музыка һәм ритм, кешегә көчле психологик һәм филиологик тәэсир ясый. Ритм төркемле хезмәткә темп бирә, арганлыкны бетерә. Ә музыка белән берлектә ул рухны күтәрә, көн дәвамында тупланган начар эмоцияләр җыелмасын тарата, курку һәм тынгысызлыкны бетерә.
Исегезгә төшерәбез, барлык онлайн мастер-класслар саклана. Аларны безнең Вконтакте һәм Инстаграм бирләрендә карарга мөмкин.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге