Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында туры эфирда узбәк биюе буенча мастер-класс үтте

Дуслык йортында туры эфирда узбәк биюе буенча мастер-класс үтте

admin 16.06.2020

(16 июнь 2020) ТР узбәк милли-мәдәни автономиясенең «Хумо» ансамбле биючеләре, Үзбәкстаннан килеп укучы студент кызлар Юлия Ким һәм Алинә Настащук үзбәк биюе буенча мастер-класс үткәрделәр.

Үзбәк милли биюе — Көньчыгыш рухы. Ул җанлы, гаҗәп, Үзбәкстан матурлыгын гәүдәләндерә. Көньчыгыш халыкларының башка биюләреннән аермалы буларак, үзбәк биюе, беренчедән, төп игътибарны катлаулы һәм сыгылмалы кулларга ясый, икенчедән, оста итеп йөз белән уйнауны хуплый.

Юлия Ким һәм Алинә Настащук мастер-класс барышында хатын-кыз үзбәк биюенең «хорезм» дип аталган төре хәрәкәтләрен күрсәттеләр. Аның асылында яртылаш бөгелгән аяклар, аларның төгәллеге, иң өсләре һәм кул чуклары белән вак-вак селкетү, шулай ук кулларның сыгылмалылыгы ята.

GtybwW98T3U

«Тумышым белән мин Үзбәкстаннан. Туган ягымның гореф-гадәтләре, кагыйдәләре, менталитеты, халкының ачык күңелле булуы кечкенә чактан минем йөрәгемдә. Ә үзбәк милли биюе минем күңелемне тулаем яулап алды. Татарстанда инде 6 ел яшәсәм дә, үзбәк биюенә карата мәхәббәтем беркайчан да сүрелми», — дип сөйләде Юлия Ким.

Үзбәк биюе төрләре арасында хорезм биюе иң дәртле һәм темпераментлы булып санала. Хорезм биючеләре башкаручы биюнең темпы башта салмак булса, ахырга таба арта бара.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында үтүче барлык онлайн мастер-класслар да сакланып барыла, ВКонтакте һәм Инстаграм битләрендә урнаштырыла.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57