Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Ассамблея һәм Дуслык Йорты
  • Дуслык йортында удмурт биюе буенча онлайн мастер-класс үтте

Дуслык йортында удмурт биюе буенча онлайн мастер-класс үтте

admin 16.10.2020

(16 октябрь 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының социаль челтәрләрендә Татарстанның удмурт җәмгыяте активисты Анна Самсонова удмурт биюе буенча онлайн мастер-класс үткәрде.

Халык биюе хореография сәнгатендә традицион халык мәдәниятен буыннан-буынга тапшыру алымнарының берсе булып тора, дип сөйләде биюче кыз.

photo_2020-10-19_09-26-29

Удмурт халык биюләре ритмик рәсемгә, аяк тыпырдавына һәм кул сыгылмалылыгына бай.

Удмурт биюләре тыйнаклык, йомшаклык, лирик булулары белән аерылып торалар. Хатын-кызлар биюен башкаруның манерасы йомшаграк, тынычрак. Кызлар үзләрен тыйнак тота. Ир-атлар хәрәкәтне киңрәк, көч-куәт белән башкаралар. Ялгыз биюләр вакытында хатын-кызларның куллары ирекле, бармак очлары бераз күтәрелгән, хәрәкәтләрне башкарганда бармаклар бер яктан икенче якка күчереләләр; ир-атларның куллары артта була йә аяк хәрәкәтен иркен кабул итә, кул чуклары тигезләнгән яки йодрыкка җыелган.

Удмурт халык биюенең иң киң таралган формасы — импровизацион бию. Бер генә бәйрәм дә, бер генә күңел ачу да аннан башка үтми. Бию, кагыйдә буларак, такмаклар җырлау белән берлектә башкарыла. Аны түгәрәк яки ярым түгәрәк үзәгенә чыгучы биюче башкара, ул үз урынына башка биючене чакырып чыгара.

Парлы бию дә башкарыла. Аны еш кына бер кеше башлый, аннары чиратлап калганнар кушыла. Барлык кеше дә биюгә кушылганнан соң, алар арка белән түгәрәк буенча биеп йөри һәм үз тирәсендә кечкенә генә түгәрәк ясый. Импровизацион бию берьюлы берничә биюче белән башланырга мөмкин.

Дуслык йортының мәглүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57