Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында «үзенчәлекле» балалар эшләре күргәзмәсе ачыла

Дуслык йортында «үзенчәлекле» балалар эшләре күргәзмәсе ачыла

admin 26.11.2020

(26 ноябрь 2020) 2 декабрь көнне Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының тантаналар залында «Күңел очышы» исеме астында күргәзмә ачыла. Эшләр 18 автор – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тарафыннан булдырылган.

WhatsApp Image 2020-11-27 at 10.55.40

Эшләр төрле техника кулланып башкарылган: гуашь, акварель, катнаш техника, аппликация, коллаж, төсле карандашлар, балавызлы бурлар. Эш темалары да төрле: «Космос», «Кошлар», «Тәрәзәләр», «Чәчәкләр һәм җиләк-җимеш белән натюрморт»,«Кәеф» .

Балалар эшләренең беренче күргәзмәсе Милли музей фойесында 2019 елның 15 апрелендә узды. Күргәзмә балаларның Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында ике ел иҗат итү нәтиҗәсе буларак оештырылды. Уку елының һәр шимбәсендә училищеда балалар белән студентлар-тьюторлар һәм педагоглар эшләде. 2020 елда дәресләр дистанцион форматта дәвам итте.

Күргәзмәне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты, Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы оештыра.

Күргәзмә 2020 елның 20 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57