Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык Йортында «Ватага» халык музыкасы ансамбле чыгыш ясый

Дуслык Йортында «Ватага» халык музыкасы ансамбле чыгыш ясый

admin 13.03.2017

(13 март, 2017 ел) Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында Брянск өлкәсеннән килгән «Ватага» халык музыкасы ансамбле концерт оештыра. Әлеге ансамбль 2004 елның февралендә Брянск өлкәсе филармониясе базасында оешкан.

«Ватага» ансамбле репертуары стилистик яктан да, жанр ягыннан да бик бай. Аның нигезен Брянск өлкәсе, Россиянең көньяк һәм көнбатыш регионнары җырлары, шулай ук яңадан торгызылган аутентик фольклор һәм үзгәртелгән халык җырлары тәшкил итә.

unnamed

Вокал-хор һәм сәхнә эшчәнлегеннән тыш коллектив җирле традицион музыкаль уйналышка һәм халык җырларының инструменталь башкарылуына зур игътибар бирә. Коллектив иҗаты күпкырлы булса да, аның нигезен традицион брянск музыка-җыр халык культурасы алып тора.

Концерт «Россиянең мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру» номинациясендә РФ Президенты грантын откан «Ата-бабалар мирасы» проекты кысаларында оештырыла.

Чара 30 март көнне 18:00 сәгатьтә башлана.

Татарстан халыклары дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57