(8 июнь 2021) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Саха (Якутия) Республикасының Алексей Елисеевич Кулаковский исемендәге Халыклар дуслыгы йортыннан хезмәттәшләребез булып китте. Визит бүген Казанда ачылучы Саха (Якутия) Республикасы көннәре кысаларында узды. (ФОТО)
Якут Дуслык Йорты генераль директоры Антонида Корякина җитәкчелегендәге делегацияне экскурсия барышында Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты эшчәнлеге белән таныштырдылар. Кунаклар милли-мәдәни автономияләр бүлмәләрендә, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә, музейда, концертлар залында һәм Дуслык йортының башка инфраструктур объектларында булдылар.
Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары, ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов республикада милли сәясәтнең мәгълүмати үсеше, балалар, мигрантлар белән эшләү буенча төп проектлар турында сөйләде. ТР Үзбәкләр милли-мәдәни автономиясе бүлмәсендә оешма рәисе Абдуманоб Абдусатаров үзбәк җәмгыятенең катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә ватандашларына ярдәм итү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шул исәптән, ул билгеләп үткәнчә, милли-мәдәни автономия – Үзбәкстанның Россиядәге консуллык оешмалары һәм ватандашларын бәйләүче буын булып тора.
Концертлар залында кунаклар якынлашып килүче Россия көне белән котлау видеоязмасын яздыдылар. Антонида Корякина үзенең теләкләрен һәм котлауларын җиткерде, ә аның беренче урынбасары Иннокентий Васильев, Якутиядә ул Лэгэнтэй тәхәллүсе астында танылган фольклор башкаручы булып тора, иҗади номерын башкарды. Котлау сүзләрен 11-12 июньдә Дуслык йортының социаль челтәрләрендә узачак ике көнлек «Без – Россия» онлайн-марафоны кысаларында күрергә мөмкин булачак.
Шушы көннәрдә Татарстан һәм Якутиянең Халыклар дуслыгы йортлары арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул кую планлаштырыла.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге