Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында Яңа ел күргәзмәсе ачылды

Дуслык йортында Яңа ел күргәзмәсе ачылды

admin 26.12.2020

(26 декабрь 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Яңа елга багышланган кисәкле тегү күргәзмәсе ачылды. Кисәкле тегү клублары ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе каршында эшләп килә. (ФОТО) (ВИДЕО)

Открытие выставки лоскутного шитья (25.12.2020)

Күргәзмәдә үз эшләрен «Казаночка», «Алтын энә» һәм «Параскева» клублары осталары тәкъдим итте. Рус берләшмәсенең ветераннар клубы җитәкчесе күргәзмә турында сөйләде һәм клубларда катнашучыларның музейларда, А.С. пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә һәм ТР һөнәрләр палатасында үткәрелә торган күргәзмәләрдә катнашуларын билгеләп үтте.

Открытие выставки лоскутного шитья (25.12.2020)

Тамашачыларны Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова сәламләде. Ул Дуслык йорты өчен кисәкле тегү күргәзмәләренең инде традициягә әверелүен искә төшерде. Халыклар дуслыгы йортында Футбол буенча дөнья чемпионатына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмәләр эшләвен билгеләп үтте. Шулай ук ул киләсе ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүен әйтте, һәм бу теманың яңа эшләр тудыруга этәргеч булачагына ышанычын белдерде.

Открытие выставки лоскутного шитья (25.12.2020)

Шулай ук чара кысаларында концерт программасы да тәкъдим ителде: ветераннар хоры барлык яраткан җырларын башкарды, «Фантазия» бию ансамбле катнашучылары һәм «Алтын» хореография мәктәбе-студиясе укучылары чыгыш ясады.

Открытие выставки лоскутного шитья (25.12.2020)

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57