Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында яңа иҗади проект старт алды

Дуслык йортында яңа иҗади проект старт алды

admin 20.11.2020

(20 ноябрь 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында татар телле аудиториягә юнәлдерелгән «Дуслар җыелган җирдә» проекты старт алды. Аның беренче герое — Татарстанның атказанган артисты Халидә Бигичева, легендар Хәйдәр Бигичевның апасы. (ФОТО)

Проект "Дуслар жыелган жирдэ" с героиней Халидой Бигичевой (19.11.20)

«Дуслар җыелган җирдә» проекты 80-90 елларда популяр булган татар артистларын җәлеп итүгә, шулай ук яшь артистларны популярлаштыруга юнәлдерелгән. Геройның иҗаты, язмышы һәм тормыш юлы турында хикәяләр ярдәмендә оештыручылар татар халкының мәдәниятен ачарга уйлыйлар.

Халидә Бигичева — Түбән Новгород өлкәсендә туган, мишәр татарларының якты вәкиле. Кунакны сәламләп, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Халидә Бигичевага чәчәкләр, Рәхмәт хаты тапшырды һәм җырчының татар халкының мәдәни тормышында мөһим роль уйнаганын билгеләп үтте.

Проект "Дуслар жыелган жирдэ" с героиней Халидой Бигичевой (19.11.20)

Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов шулай ук кичәдә катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде:

«Дуслык йорты күпмилләтле Татарстан өчен ресурс үзәге булып торабыз, ә бу проект татар халкына юнәлдерелгән. Безнең максат — пәнҗешәмбе көнне Халыклар дуслыгы йортының концертлар залында дустанә кичә үтү турында халыкка җиткерү».

IMG_7249

Концертта «Мирас» инструменталь ансамбле һәм «Алтын» хореография коллективы, шулай ук Геройның якын дуслары һәм туганнары катнашты.

Халидә Бигичеваның кече Ватаны, Чәмбәй авылына барып кайту нәтиҗәсендә эшләнгән видеоочерк тамашачылар өчен көтелмәгән бүләк булды. Әлеге очеркны Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре булдырды.

Проект "Дуслар жыелган жирдэ" с героиней Халидой Бигичевой (19.11.20)

Проект кысаларында 2020 елның 14 декабрендә популяр башкаручы Даниф Шәрәфетдинов концерты була. Билетлар сатуда, кассир.ру сайтында минималь бәядән — 250 сум.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57