Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык Йортының «Алтын»ы өч яшьлеген бәйрәм итте

Дуслык Йортының «Алтын»ы өч яшьлеген бәйрәм итте

admin 03.02.2017

(3 февраль, 2017 ел) Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында «Алтын» хореография студия-мәктәбенә 3 яшь тулу уңаеннан зур бәйрәм концерты үтте. (ФОТО)

 

IMG_2079

Студия-мәктәпнең яшь буенча барлык группалары биючеләре Дуслык Йорты сәхнәсендә иң әйбәт номерларын күрсәтте.

«Татарстан халыклары Ассамблеясе гаиләсендә шундый коллективның барлыкка килүе һәм уңышлы эшчәнлек алып баруы бик мөһим дип саныйбыз. Чөнки әлеге коллектив республикабыздагы хәлләрне сурәтли. Бу балалар киләчәктә милләтара мөнәсәбәтләрнең торышын билгелиячәк», — дип сөйләде Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов.

Ирек Шәрипов «Алтын» студия-мәктәбе җитәкчесе Гөлнара Гыймаеваны Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты рәхмәт хаты белән бүләкләде.

IMG_1740

Концерт программасында студи-мәктәпнең олы, урта, кече һәм хәтта балалар яслесе группалары Татарстан Республикасы халыклары мәдәниятының бию сәнгатен тәкъдим итте. Традицион татар, рус һәм казакъ биюләреннән тыш, коллектив Кырым татарлары, бурят һәм эскимос халыклары биләрен башкарды.

IMG_2129

«Казан» ансамбленең хореография студия-мәктәбе һәм «Сантош» һинд биюе ансамбле «Алтын» студия-мәктәбенең өч яшьлеге уңаеннан балаларга бүләкләр тапшырды.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Күпмилләтле яшьләр турындагы видеотасма рекорд куя
Далее: Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында милли шигърият тәкъдим ителде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57