Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык Йортының «Энҗе бөртекләре» күпмилләтле балалар ансамбле яңа концерт программасы әзерли

Дуслык Йортының «Энҗе бөртекләре» күпмилләтле балалар ансамбле яңа концерт программасы әзерли

admin 04.02.2015

(3 февраль) «Болгар» радиосының тавыш яздыру студиясендә «Энҗе бөртекләре» ансамбле үзенең яңа җырларын яздырды. Алда – зур планнар тора. Март аенда Татарстан халыклары Ассамблеясының күпмилләтле якшәмбе мәктәбе ансамбле тамашачы хөкеменә аерым концерт программасын тәкъдим итә.

«Энҗе бөртекләре» ансамбле моннан ике ел элек Дуслык Йорты нигезендә оешкан иде. Башкортостан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, бик күп җырлар авторы, җырчы Фәнилә Хәбирова төрле милләт вәкилләренең яшь талантларын бергә туплап, Республикада бердән-бер күпмилләтле балалар ансамбле оештырган иде.

жемч1

Уникаль коллектив Республика күләм милли бәйрәмнәрдә (Сабантуй, Нәүрүз, Масленица, Халыклар бердәмлеге көне, “Салават күпере” фестивале) катнашып зур танылу алырга өлгерде инде.

жемч2

«Безнең күпмилләтле «Энҗе бөртекләре» ике ел эчендә бер командага тупланып, бер максатка эшли торган күмәк коллектика әверелде. Без төрле милләт халыкларына дуслык, туганлык хисләрен җиткерәбез, — ди ансамльнең җитәкчесе Фәнилә Хәбирова. – Күптән түгел ансамбльнең кече составын да тупладык. Алар да олыраклары ирешкән уңышка ирешергә омтылалар».
Бүген яшь башкаручылар яңа җырлар яздырдылар. Алар арсында «Күршеләр», «Дуслык җыры», «Казаным» һәм тамашачыларга билгеле булган башка җырлар бар иде. Тагын бер айдан «Энҗе бөртекләре» аерым концерт программасы белән чыгыш ясаячаклар.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57