(8 октябрь 2019) «Сакартвело» грузин биюе ансамбле солисты Хамис Магомедова Мәскәүдә узган «Танцующий мост» хореография сәнгате өлкәсендәге Милли премия финалында беренче дәрәҗәдәге Ләауреат исемен алды.
Бу елның апрель аенда Хамис Магомедова Казанда узган Идел буе буенча сайлап алу турын узды. Милли премиянең финалы «Измайлово» концерт залында үтте. Жюри составына Россия мәдәнияте һәм сәнгатенең күренекле әһелләре, РФ Мәдәният министрлыгы вәкилләре, престижлы югары уку йортлары педагоглары, актерлар, хореографлар һәм башкаручылар кертелгән.
Мәскәүдә Хамис Магомедова башка сайлап алу турлары җиңүчеләре белән көч сынашты: Россиянең Төньяк-Көнбатыш, Үзәк, Көньяк һәм Урал округлары. Сайлап алу турларында бөтен ил буйлап барлыгы 2000нән артык хореография коллективлары, кече формадагы театрлар һәм солстлар катнашты.
Финалда чыгыш ясаганнан соң, «Сакартвело» ансамбле солистына ике номинациядә I дәрәҗәдәге Лауреат исеме бирелде — «Стильләшкән халык биюе» (соло) һәм «Характерлы халык биюе» (соло). Моннан тыш ул «Биюдә иң әйбәт образ тудыручы» Дипломы белән бүләкләнде. Хамис Магомедованың җитәкчесе – Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты һәм «Сакартвело» грузин биюе ансамбленең балетмействер-куючысы Теа Пертая «Танцующий мост» милли премиясенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Хамис Магомедова, аның гаиләсен һәм җитәкчесен бу уңыш белән котлыйбыз! Киләчәктә яшь йолдызчыкка иҗат уңышлары һәм яңа үрләр яулавын телибез.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге