Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык турында рәсем ясыйбыз

Дуслык турында рәсем ясыйбыз

admin 13.11.2014

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыкларының “Дуслык Йорты” директоры Ирек Шәрипов башлангычы белән Татарстан халыклары Ассамблеясы, Дуслык Йорты һәм Актаныш, Минзәлә, Мөслим районнары хакимияте башлыклары “Дуслык турында рәсем” дип исемләнгән балалар рәсемнәре бәйгесе игълан итте. Бәйге 2014 елның 24 ноябреннән 14 декабренә кадәр “Беренче сыйныф укучыларының мәдәни көндәлеге” Республика проекты кысаларында уздырыла. Аның төп максаты – балаларда Татарстандагы уникаль мәдәни төрлелекне һәм үзара аңлашуны, туган җирдә гасырлар дәвамында барлыкка килгән бердәмлекне саклау һәм ныгыту, милләтара килешү, толерантлык һәм Республикада яшәүче барлык халыкларның мәдәни-тарихи традицияләренә хөрмәт тәрбияләү.

imgpreview

Жюри составына Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге әгъзалары, әлеге районнарның мәгариф бүлеге җитәкчеләре, районнардагы сәнгать мәктәбе директорлары һәм башкалар керә.
“Дуслык Йорты”, һәр районнан иң яхшы дип аталган 12 рәсемне сайлап алып, 2015 елга стена календаре чыгарырга планлаштыра. Календарьлар, һичшиксез, балаларның үзләренә дә бүләк ителә. Яхшы дип аталган рәсемнәрдән “Дуслык Йорты” күргәзмә оештырырга ниятли. Бәйгедә җиңгән балалар барысы да Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йортының Мактау хаты белән бүләкләнәчәк.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57