Республикабызның Менделеевск, Түбән Кама һәм Норлат районнарында урнашкан Халыклар дуслыгы йортлары, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән, «Кычкырып уку көне» уку мохитен тудыруга юнәлдерелгән Бөтенроссия агарту акциясенә кушылды. Чарада барлыгы 100дән артык кеше катнашты.
Акция кысаларында катнашучылар туган телләрендә үзләре сайлаган фольклор, әдәби яки шигъри әсәрдән өзек укыдылар. Әлеге чарада 6 яшьтән алып теләге булган һәркем катнаша алды.
Ә республикада акцияне үткәрүнең төп мәйданчыгы – Татарстан Республикасы Милли китапханәсе иде. Һәр катнашучыга электрон Рәхмәт хатлары тапшырылды. Акцияне «Тере классика» фонды оештырды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге