Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йорты һәм «Ялкын» журналы яңа проект башлый

Дуслык йорты һәм «Ялкын» журналы яңа проект башлый

admin 20.07.2022

Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты һәм республиканың татар телле «Ялкын» журналы Татарстан территориясендә яшәүче халыкларга багышланган яңа проектны башлап җибәрде.

Максаты – республика халыклары киемнәре аксессуарларын популярлаштыру һәм аларны заманча яшьләр модасына кертү.

Проект кысаларында журнал студиясендә беренче фото һәм видео төшерү эшләре үтте. Тәүге видео чыгарылыш һәм журнал битләрендә мәгълүмати язма удмурт мәдәниятенә багышланачак. Стилист Галия Сафина, алдан заманча база кием-салым компектлары әзерләп, аларны удмурт мәдәнияте «ноталары» белән тулыландырды.

Проект өчен милли аксесуарларны Татарстан удмуртларының милли-мәдәни автономиясе вәкилләре бирде. Бу монисто, алкалар, чәч өчен бизәгечләр, пута, алъяпкыч һәм башкалар.

Моннан тыш, алга таба проект кысаларында, җыелган образларны кулланып, фешн-күрсәтү оештыру планлаштырыла.

Проектны чынга ашыру буенча яңалыкларны Ассамблея һәм Халыклар дуслыгы йорты Порталы һәм «Ялкын» журналы сайтыннан күзәтегез.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: «Россия халыкларының алтын исемнәре» конкурсы старт алды
Далее: Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды учазак

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57