Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре Казан психоневрологик интернатта күчмә һәйрия концерты куйдылар. Чара Инвалидлар декадасы кысаларында узды.
«Залда ихлас тамашачы утырды, алар өчен бу бәйрәм бик көтелгән булган. Барысы да һәр чыгыш ясаучыны җылы каршы алды, аларга кушылыр җырлады һәм биеде. Мондый тамашачыдан алынган энергия бик кадерле, бу концерт соңгысы булмаячак», – дип сөйләде концертта катнашучылар.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге