Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Ижевсктан килгән рәссам, БДБ рәссамнары Һөнәри Берлегенең Казан бүлеге әгъзасы, Заманча сәнгать академиясенең мактаулы әгъзасы, 2022 елгы Халыкара конкурслар лауреаты Надия Голощапованың күргәзмәсе ачылды. (ФОТО)
Күргәзмәдә 30дан артык эш тәкъдим ителгән. Алар оригиналь техникада – майлы буяулар белән көзгегә ягып, шулай ук акварель, темпера һәм туш кулланып катнаш техникада башкарылган.
«Надия Голощапова — стандарт булмаган күренеш. Бөек Ватан сугышы елларында тыл темасы буенча картиналар яңалыклары белән гаҗәпләндерә, тирән эчке көч белән улының, иренең сугыштан кайтуын көтеп торучы хатын-кыз-ана образы балкый. Авторның күптән түгел иҗат итә башлавын тою, шул ук вакытта аның көмеш яшьтәге хатын-кыз булуын күрү бик кызыклы», — дип билгеләп үтте Лада Аюдаг, БДБ ПСХНЫҢ Казан бүлеге рәисе, Россия Язучылар берлеге әгъзасы.
Күргәзмә 2023 елның 31 мартына кадәр эшли. Керү ирекле, эш көннәрендә 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге