Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йорты «Халыкара чәй мәҗлесе»ндә катнашты

Дуслык йорты «Халыкара чәй мәҗлесе»ндә катнашты

admin 14.12.2022

«Тормыш хакына халыклар иҗаты» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте (Сенеж форумы) Халыкара чәй көненә багышланган «Евразия халыкларының чәй традицияләре» телемарафоны оештырды.

Онлайн чарада Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов катнашты. Телемарафон өчен махсус видеоязма да әзерләнгән иде. Анда Дуслык йорты хезмәткәрләре Татарстанда яшәүче халыкларның чәй эчү традицияләре турында сөйләделәр.

Телемарафонда шулай ук Самара өлкәсе, Саха (Якутия) Республикасы, Татарстан Республикасы, Коми Республикасы, Омск өлкәсе һәм Россиянең башка төбәкләре вәкилләре дә катнашты, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан вәкилләре кушылды.

Чараның инициаторы – проекты буенча «Сенеж форумы» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең партнеры булган Самара өлкәсенең Халыклар Дуслыгы йорты. Халыкара чәй көнен бәйрәм итү идеясе 2018 елда Самарада туган һәм бүгенге көндә активлаша бара. Әлеге чара чәй эчү ― гаилә мөнәсәбәтләренең генә түгел, халык дипломатиясенең дә нәтиҗәле коралы булуын күрсәтте.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: «Чит ил студенты көне» фестивале җиңүчеләре исемнәре игълан ителде
Далее: Казанда милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре катнашында очрашу узды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57