Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов һәм Университет ректоры Асия Тимирясова кул куйды. (ФОТО)
Ирек Шәрипов билгеләп үткәнчә, әлеге килешүгә кул кую Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты эшчәнлеге юнәлешләрен тирәнәйтүгә һәм киңәйтүгә ярдәм итәчәк.
Үз чиратында Асия Тимирясова Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты белән хезмәттәшлек формаль булмаган дәрәҗәдә инде берничә ел дәвам итүен билгеләп үтте һәм университетның Идел буе халыклары тарихына һәм мәдәниятенә багышланган яңа проектын анонслады. Шулай ук ул Университетта Россиянең 67 төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән студентлар белем алуын билгеләп үтте һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты белән уртак эш бу студентларны Татарстан җәмгыятенә җайлаштырырга мөмкинлек бирәчәгенә ышанычын белдерде. Ирек Шәрипов моның белән килеште:
«Биредә белем алучы кешеләрне безнең җәмгыятькә адаптацияләү һәм интеграцияләү күп очракта нәкъ менә Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлегенә бәйле», — дип әйтте Ирек Шәрипов, Асия Тимирясова белән килешүен белдереп.
Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров та килешү имзалануның мөһимлеген билгеләп үтте һәм киләсе уку елы башында Университетка укырга кергән беренче курс чит ил студентлары белән очрашу уздырырга, аларны Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты эшчәнлеге, җирле милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре һәм вәкилләре белән таныштырырга тәкъдим итте. Моннан тыш ул Казан инновацион университеты вәкилләрен 11 июнь – Россия көне – алдыннан 15:30 сәгатьтә Кремль яр буенда узачак Халыклар дуслыгы парадында катнашырга чакырды.
Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев Университет вәкилләрен 8 июльдә башланып китәчәк һәм төрле милләт рәссамнарын берләштерәчәк пленэрда катнашырга чакырды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге