Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре Казан ярминкәсе территориясендә урнашкан «Россия — минем тарихым» тарихи паркында булып кайттылар. (ФОТО)
Биредә алар «Украина. Чорлар алышынганда» экспозициясе белән таныштылар. Әлеге мультимедиа күргәзмәсе гади тел белән Россия һәм Украинаның Урта гасырдан алып хәзерге заманга кадәрге тарихы белән таныштыра.
Әлеге проект тарихны популярлаштыруга, заманча вакыйгаларның килеп чыгышын аңлатуга юнәлдерелгән. Экспозиция Борыңгы Рус дәүләте нигезеннән алып хәзерге вакыйгаларга кадәр зур тарихи чорны үз эченә алган 11 тематик залдан тора.
Узган елның ноябрендә Мәскәү Манежында тәкъдим ителгән әлеге күргәзмәне Россия Президенты Владимир Путин карады, ул проектка югары бәя бирде. Казанда күргәзмә 24 гыйнварда ачылды һәм үз эшен 19 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге