Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йорты Республика балалар китапханәсе белән килешү төзеде

Дуслык йорты Республика балалар китапханәсе белән килешү төзеде

admin 29.07.2022

Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты Республиканың балалар китапханәсе белән хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалады. Чара РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова белән хөрмәтле кунаклар килү кысаларында китапханәнең үзендә узды.

Кунакларга китапханә буенча экскурсия оештырылды. Учреждение директоры Ирина Мөхәммәтгалиева эш юнәлешләре, яңа проектлар турында сөйләде.

Аралашу барышында Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, ике якның да балалар аудиториясенә юнәлдерелгән яңа уртак проектлар оештыру буенча зур мөмкинлеге бар, дип билгеләп үтте.

Монан тыш Дуслык йорты тарафыннан китапханәдә күптән түгел Мәскәүдә дә күрсәтелгән Бөек Ватан сугышы чоры плакатлары һәм листовкаларына багышланган проект тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә әлеге тема бигерәк тә актуаль булып тора.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57