Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йорты укучыларны пыялага рәсем төшерү буенча мастер-класска җыйды

Дуслык йорты укучыларны пыялага рәсем төшерү буенча мастер-класска җыйды

admin 29.09.2023

«Иҗади остаханә «Мәдәни код» проекты кысаларында Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Казан мәктәпләре укучыларө өчен пыялага милли бизәк төшерү буенча мастер-класс узды. (ФОТО)

Проект Татарстан балаларында һәм яшьләрендә фәнни-техник иҗат күнекмәләрен һәм эстетик зәвыкны үстерүне максат итеп куя. Мастер-класс барышында укучылар милли орнаментлар эскизларын өйрәнеп һәм ясап, соңыннан аларны авторның эшкәртелгән пыяла калдыкларыннан ясалган этносувенирларына төшерделәр.

«Проектның максатчан аудиториясе булып илебез территориясендә яшәүче, үз этносының тарихы һәм орнаментлары белән кызыксынучы, шулай ук пыяла ясау өлкәсендә техник һәм сәнгать иҗаты белән шөгыльләнергә теләүче төрле этник төркемнәрдән булган укучылар һәм студентлар тора», – дип аңлатты проектның җитәкчесе, химия фәннәре кандидаты, А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының гомуми химия һәм экология кафедрасы доценты С.М.Шавалеева.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57