Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йорты Вьетнам делегациясен кабул итте

Дуслык йорты Вьетнам делегациясен кабул итте

admin 05.06.2024

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты Вьетнамнан килгән делегацияне кабул итте. Очрашуны «Доанкет» Татарстан Республикасының Вьетнам җәмгыяте» рәисе Дам Зань Лам оештырды һәм кунаклар өчен учреждение буенча экскурсия ясады. (ФОТО)

Делегация үз визитын милли мәдәни автономияләр залларын караудан, анда төрле этник төркемнәрнең көнкүреш әйберләре һәм традицион костюмнары белән танышудан башлады. Дам Зань Лам һәр халыкның мәдәни мирасы һәм тарихы турында җентекләп сөйләп, төбәк өчен мәдәни күптөрлелекнең мөһимлеген ассызыклады.

Кунаклар очрашу кысаларында, шулай ук, Дуслык йортының концерт залында балалар ансамбле репетициясен карап, анда яшь артистларның әзерлек дәрәҗәсен бәяли алдылар. Һәм мәгълүмат үзәге белән дә таныштылар.

Делегация экскурсия ахырында чараны оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләп үтте.

ТХДЙның мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57