Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортына Ханты-Манси АО делегациясе булды

Дуслык йортына Ханты-Манси АО делегациясе булды

admin 13.12.2023

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Ханты-Манси автономияле округының террорчылыкка каршы комиссия аппараты делегациясе булды. (ФОТО)

Дуслык йорты директоры Тимур Кадыйров кунакларга экскурсия үткәрде, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты эшчәнлегенең төп проектлары һәм юнәлешләре турында сөйләде. Шулай ук делегация милли-мәдәни автономияләр офислары, күпмилләтле якшәмбе мәктәбе, музей һәм башка объектлар белән танышты.

Экскурсиядән соң түгәрәк өстәл утырышы узды. Әңгәмә барышында ике як вәкилләре Татарстанда һәм Ханты-Манси АОда конструктив һәм балансланган милләтара мөнәсәбәтләрнең мөһимлеге турында фикер алыштылар.

Шулай ук кунакларга Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йортының дәүләт сәясәте, ТРда миграция сәясәте, террорчылыкка каршы программа кысаларында экстремизмга һәм терроризмга каршы тору өлкәләрендәге эшчәнлекләре турында җентекләбрәк сөйләделәр.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57