Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Россия тарихчысы, тарих фәннәре докторы, М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының дәүләт идарәсе факультетының этник һәм конфессияара мөнәсәбәтләр кафедрасы профессоры, милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык каршындагы Экспертлар советы рәисе Александр Полунов Татарстан Республикасының этноконфессиональ мөнәсәбәтләр өлкәсендәге экспертлар берләшмәсе белән очрашу уздырды. (ФОТО)
Очрашу алдыннан Дуслык йорты директоры Тимур Кадыйров Александр Полунов өчен экскурсия үткәрде, Дуслык йорты эшчәнлеге белән таныштыры. Алар ТР милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре эшли торган кабинетларда, мәгълүмат үзәгендә һәм төрле чаралар уздырыла торган залларда булдылар.
Экскурсиядән соң Александр Полунов түгәрәк өстәл артында Казан (Идел буе) федераль университетының һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнография, этнология һәм антропология өлкәсендәге галимнәре белән аралашты. Очрашу Татарстан Республикасы Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментның милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин катнашында узды.
Сүз уңаеннан, Казанга визиты барышында Александр Полунов Казан Кремлендә «Казан Идел буе халыкларының традицион костюмы» күргәзмәсендә, А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә, Я.Е. Ельянов исемендәге мәдәни үзәктә булды, шулай ук «Эчке сәясәтнең актуаль мәсьәләләре: сәяси, милли һәм дини аспектлар» укыту программасы кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен лекция укыды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге