Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортына яңа коллекциядән беренче милли костюмнар тапшырылды

Дуслык йортына яңа коллекциядән беренче милли костюмнар тапшырылды

admin 21.04.2023

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче Идел буе халыкларының традицион киемнәре коллекциясеннән беренче милли костюмнарны кабул иттеләр. (ФОТО)

Костюм комплексларын булдыру өстендә галимнәр, этнографлар, культурологлар, фольклорчылар һәм традицион киемнәр җитештерү осталары эшләде. Кием һәм бизәнү әйберләренең барлык детальләре төгәл тарихи һәм этнографик мәгълүматлар буенча эшләнелде, ә проект өстеннән фәнни җитәкчелекне Казан университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының югары тарих фәннәре һәм Бөтендөнья мәдәни мирасы мәктәбенең антропология һәм этнография кафедрасы мөдире Елена Гущина башкарды.

Барлык костюмнар әзер булгач, махсус күргәзмә оештырылачак. Экспозициядә XIX гасырның икенче яртысында – XX гасыр башында Казан Идел буе территориясендә яшәгән русларның, татарларның, чуашларның, мордваларның, мариларның, башкортларның һәм удмуртларның милли киемнәре тәкъдим ителәчәк.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57