Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында 14 телдә диктант яздылар

Дуслык йортында 14 телдә диктант яздылар

admin 18.10.2021

(18 октябрь 2021) Республикада ике көнлек «Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телендә диктант» акциясе төгәлләнде. Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды.

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында теләге булганнар 14 телдә — чуваш, мари, удмурт, мокша, эрзя, башкорт һәм башкалар — диктант яза алды.

Казанда акция Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында узды, анда Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе педагоглары ярдәме белән кыргыз, мари, удмурт, чуваш, гарәп, әрмән, башкорт, бурят, грузин, төрек, украин һәм һинд телендә текстлар язылды. Немец телендә диктант ТР Немец йортында яздылар.

Гомумән алганда, Казанда гына акциядә 200гә якын кеше катнашты. Эшләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча, күпчелек диктантны «яхшы» һәм «әйбәт» билгеләренә язганнар.

150 сүздән торган диктант текстлары Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укытучылары, Башкортстан, Мордовия, Чуашстан һәм Удмуртиянең әйдәп баручы югары уку йортлары филологлары тарафыннан әзерләнгән.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57