Казанга чираттагы конкурста катнашу өчен Красноуфимск шәһәреннән «Импровиз» мода театры килде. Форсаттан файдаланып алар Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында да чыгыш ясадылар. (ФОТО)
«Импровиз» үрнәк мода театры – төрле милләт балаларын туплаган Свердлау өлкәсе Красноуфимск мәдәният һәм ял үзәге коллективы. Ул 2004 елдан шәһәр модельерлары коллекцияләрен булдыра һәм күрсәтә. Коллектив Екатеринбург, Казан, Санкт-Петербург һәм хәтта Парижда да призлы урыннар алган.
Кунаклар өчен Дуслык йорты буенча экускурсия оештырылды. Алар Ассамблея һәм Дуслык йорты, җирле милли-мәдәни автономияләр эшчәнлеге, Яшьләр Ассамблеясе активы белән таныштылар, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе һәм Дуслык музеенда булдылар.
«Минемчә, хәтта дефиле күрсәтү дә тәрбияви характерга ия булырга тиеш. Шуңа күрә бүгенге көндә коллектив фин-угыр халыкларын берләштерү һәм аларның мәдәниятен өйрәнү буенча актив эш алып бара. Шулай итеп, без чираттагы проектны әзерлибез. Ә Казанга дуслык күперләрен җайга салу, Дуслык йортыннан кешеләрне берләштерергә өйрәнү максаты белән килдек», – дип билгеләп үтте мода театрының сәнгать җитәкчесе Елена Илюшкина.
Ә мода театры артистлары тамашачыларга ике коллекция күрсәтте – «Әбием сандыгы» һәм «Әбием әкиятләре». Әйтик, икенче коллекция традицион рус халык әкиятләре мотивлары буенча эшләнгән. Костюмнардагы «Сказа о царе Салтане», «Морозко», «Царевна лягушка», «Василиса прекрасная» һәм башка әкиятләрдән алынган барлык картиналар да каен тузыннан ясалган.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге