Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Яңа ел белән, Дракоша» балалар рәсемнәре һәм карикатуралары күргәзмәсе ачылды. (ФОТО)
Күргәзмә ачылышында ТР Рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиабеев, Казан карикатура мәктәбенең «Шатлык» яшьләр яшүсмерләр клубының яшьләр белән эшләү буенча белгече Иза Сәйдәшева һәм ТР рәссамнарның һөнәри берлеге рәисе Лада Әюпова катнашты.
Күргәзмәдә сәнгать мәктәпләре һәм яшүсмерләр клублары укучыларының яңа ел темасына открытка форматында эшләнгән карикатуралары тәкъдим ителгән.
Чара кысаларында Иза Сәйдәшева һәм Владимир Тихонов балаларга карикатуралар ясау техникасы буенча мастер-класслар үткәрделәр.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге