Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында балалар ялы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Дуслык йортында балалар ялы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

admin 06.09.2023

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында балалар ялын оештыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмәдә Дуслык йорты һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе хезмәткәрләре, милли-мәдәни автономияләр, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе җитәкчеләре катнашты.

Катнашучыларга тематик сменалар оештыру мөмкинлеге һәм моның өчен өч этаплы конкурс узарга кирәк булуы турында сөйләделәр. Җиңүче проектлар Татарстан Республикасы хакимият органнары тарафыннан хуплау алачак.

Шулай ук киңәшмәдә проектлар төзү һәм аларны яклау буенча киңәшләр бирелде. Проектларны яклау агымдагы елның октябрендә узачак.

Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров билгеләп үткәнчә, мондый конкурсларда катнашу — үз халыкларының туган телләрен һәм мәдәниятләрен саклап калырга омтылган балалар өчен мәдәни һәм социаль мәгънәдә танып белү һәм файдалыны оештыру буенча бик яхшы мөмкинлек.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57